- үз
- а. Үзенә караган, үзенеке булган. Мөстәкыйль рәвештә, үзең тарафыннан барлыкка китерелгән, табылган, эшләнгән, иҗат ителгән үз эшенә үзе сокланды. Шәхси милек саналган үз йорты белән тора 2. Шушы кешегә яки әйбергә генә хас булган, үзенчәлекле мине үз исемем белән атамыйлар иде 3. Нәрсәгә дә булса билгеләнгән; туры килгән үз бәясенә сату 4. Кардәшлек яки якын мөнәсәбәтләр белән, уртак эш, караш һ. б. ш. белән бәйле булган якын иде, үз иде. Яраткан, үз күргән егет әйтә кыз булсын, кызлар әйтә үз булсын. ҮЗ АВЫРУЫ – Эпилепсия. ҮЗ АКЫЛЫНДА (БУЛУ) – Сәләмәт акыллы, психик нормаль хәлдә. ҮЗ БАШЫНА – 1) Үзе генә, аерым, башкалар белән аралашмыйча 2) Мөстәкыйль рәвештә 3) Үзенә зарарга, зыянга
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.